Казанның “Корстон” Авыл хуҗалыгы көненә багышланган тантаналы чара

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә республиканың барлык авыл хуҗалыгында эшләүче вәкилләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә дип  җыелды.
Аларны котлап, Татарстан Президенты Р.Миннеханов авыл хуҗалыгының Татарстанның иң төп терәге икәнен белдерде һәм һәрвакыт хөкүмәтнең аны яклап чыгасына ышандырды.

Татарстан кырларыннан быел 3 млн.700 мең тонна ашлык җыеп алынган, 2 млн нан артык шикәр чөгендере, 1800 тонна сөт, 500 мең тонна ит җитештерелгән. Республикада барлыгы төрле республика программалары тормышка ашырыла. Аларның күбесе авыл хуҗалыгы тармагына карый. Тагын күп күрсәткечләр арасында Президент республикада 450 мең шәхси подворҗелар, 4,6 меңфермер хуҗалыгы, 1,2 мең гаилә фермасы бик зур ресурс чыганагы икәненә тукталды.

Бәйрәм концертына Лев Лещенко да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International