Тынычсызлар

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Нәкъ менә шулай атыйлар район башлыгы каршындагы иҗтимагый Совет членнарын.

Аның составына үз башларында бик күп тәҗрибә туплаган, гомер буе эшкә бар көчен җиккән, тормыш авырлыкларын үз башыннан кичергән пенсия яшендәге кешеләр керә.

Аны хәзерге вакытта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә торган Рифкат Халиков җитәкли.

Совет членнары районда бара торган барлык вакыйгаларны күрергә, аңларга, булышырга тырыша

Соңгы Совет утырышында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин да катнашты.

Алар бергәләп үзара салым процедурасында катнашу турында карар кабул иттеләр: халыктан җыелган акча максатчан тормышка ашырыламы? Шул сорауларны алар вы җирлекләренә чыгып караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International