Октябрьдә район китапханәсендә “ Китапханә – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүче ресурс” дигән темага семинар булып узды.
Хәзерге Россия шартларында яшь буынга патриотик тәрбия бирү илнең милли куркынычсызлыгын, тотрыклы сәяси һәм экономик үсешен тәэмин итүче төп шарт булып санала.
Шул темага Үзәк китапханә белгечләре Сабирова Л.Р., Крымова Н.В., Заляева А.И., Александрова Н.В. чыгышлар ясады.
Семинар эшендә район газетасының баш редакторы Н.Муфталиев, Мәмә хуҗа, Матюшино, Октябрьский китапханәләре мөдирләре дә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.