Хәзер обүект төзелешен башлар өчен рөхсәт кәгазе кирәк түгел. Ләкин бу үз участогыңда бернинди контрольсез нәрсә телисең шуны төзергә ярый дигән сүз түгел.
Документларның төре генә үзгәрде.
Хәзер гражданнар иң беренче районның шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлегенә мөрәҗәгать итеп, планлаштырылган объект төзелешен башлау турында уведомление бирергә һәм аның конкрет характеристикасын бирергә тиеш.
Уведомление биргәннән соң контроль органнары 7 көн эчендә төзелешнең нормаларга туры килүен тикшерә һәм аларның дөрес икәнен хәбәр итә. Шулай итеп ул төзелешне башлап җибәрә. Ул аны 10 ел буе төзи ала.