ТР ның МВД бүлеге буенча ел саен үтә торган “Халык участковые – 2018” Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы башланып китте. Ул инде 8 нче тапкыр Интернетта тавыш бирү формасында уза.
7-16 нчы октябрь көннәрендә Татарстан халкы иң яхшы участковыйны сайлап тавыш бирергә тиеш. Аннан соң регионнарда җиңеп чыгучыларның исемлеге Россия Эчке эшләр Министрлыгы сайтында басылып чыга.
Иң соңгы этап федераль дәрәҗәдә 1-10 нчы ноябрь көннәрендә үтәчәк, ә төп приз 17 нче ноябрьдә тапшырылачак.
Югары Осланнан конкуста полиция майоры Федоров Василий Петрович өчен тавыш бирергә онытмагыз!.