Китапханәгә күзәтү экскурсиясе

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

31 нче августта капиталь ремонттан соң районның Үзәк китапханәсе ачылды.

9 нчы октябрьдә аның күпмегә үзгәргәнен күрергә теләп монда район Советы хезмәткәрләре килде.

Алар өчен “Китапханә – чиксез территория” дигән күзәтү экскурсиясе оештырылды.

Башта “Югары Ослан ягы – китап тышында” дигән күргәзмә белән таныштылар. Аннан соң берничә зонага бүленгән  залга юнәлделәр, тематик стеллажлар белән таныштылар, периодик басмалар белән кызыксындылар...

Бик күп үзгәрешләр тапты монда килүчеләр. Алар тиздән үзләре дә тагын кызыксынып китапханәгә тартылыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International