Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелегендә узган терроризмга каршы комиссия утырышында катнашты. Бу чара Яр Чаллы шәһәренең 41 нче номерлы мәктәбендә узды. Анда ТР районнарындагы терроризмга каршы комиссия членнары, министерство һәм ведомство вәкилләре, район башлыклары, республика мәктәпләре директорлары катнашты.
Сүз уку-укыту оешмаларында терроризмга каршы көрәш чаралары турында барды.
Чыгыш ясаучылар арасында ТР Президенты Р.Миннеханов, ТР ның Росгвардия башлыгы Р.Гомәров, ТР Мәгариф Министры Р.Борһанов, ТР Информатизация Министры урынбасары Д. Вандюков бар иде.