Узган шимбәдә Спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Аның максаты – өстәл теннисын популярлаштыру, көчле спортсменнарны барлау, район командасы формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.
Урыннар түбәндәгечә:
Хатын-кызлар арасында – 1 нче урын: Лилия Мусина (Район шифаханәсе), 2 нче урын: Алина Файрушина (Мәгариф бүлеге), 3 нче урын: Наталья Махнина (Макыл авыл җирлеге).
Ирләр арасында – 1 нче урын: Виталий Афанасьев (Район Башкарма комитеты), 2 нче урын: Адель Ахметзянов (янгынга каршы бүлек), 3 нче урын: Ильфат Шарипов (Макыл авыл җирлеге).
Гомүмкоманда зачетында 1 нче урын – район шифаханәсендә, ә авыл җирлекләре арасында – Макыл.
Котлыйбыз!