“Минем әбием портреты”

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

 Туган якны өйрәнү музеенда узган “Минем әбием портреты” рәсемнәр конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.

Конкурс 1 нче октябрьдә картлар декадасында игълан ителгән. Бу чара балаларга тагын бер кат әбиләрен искә төшерергә, дус тату гаилә схемасын күзалдына китерергә ярдәм итә. Конкурс комиссиясенә 30 га якын  эш килгән. Алар барысы да яшь үзенчәлекләре буенча бәяләнгәннәр. Балаларның фантазиясе чиксез икәненә тагын бер кат ышанырга туры килде. Балаларның рәсемнәре музей стеналарын бизәп торачак.

Конкурсантлар барысы да тиешле бүләкләрен алды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International