Бүген район Башкарма комитетының архитектура бүлегендә гражданнарны борчыган сораулары буенча кабул иттеләр.
Бу бүлеккә 22 кеше төзелеш башлау өчен рөхсәт алу, территориянең кадастр планындагы планында җир чикләрен билгеләү, төзелешне башлау һәм тәмамлануы турында уведомление кәгазе бирү соралары буенча мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез: архитектура һәм төзелеш бүлеге гражданнарны һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне сәгать 9.00 дан 16.00 га кадәр кабул итә.