“Картларны карамага алу” проекты

2018 елның 19 октябре, җомга

2016 нчы елдан бирле республикада “Картларны карамага алу” дигән проект эшләп килә.

Бу олы яшьтәге гражданинның яшәү шартларын яхшырту, аңның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, ялгызлык ситуациясеннән чыгу кебек уңай күренеш булдыра.

Анда дәүләт социаль учреждениеләрендә яшәүче, караучысы булмаган, ярдәмгә мохтаҗ 55 яшеннән арткан хатын-кызлар, 60 яшеннән арткан ирләр кешеләр керә.

Аларны караучыга 4000 нән алып 8000 гә кадәр пособие түләнә.

Күбрәк мәгълүмат аласы килүчеләр Югары Ослан, Медгородок урамы, 21А нче йорт адресы буенча яисә  8(84379)2-23-55 телефонына мөрәҗәгать итә ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International