Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары эше

2018 елның 20 октябре, шимбә

19 нчы октябрь көнне Макыл урта мәктәп базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының «ФДТББС тормышка ашыру кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысының һөнәри компетенциясен үстерү шартларының берсе буларак укытуның актив формаларын куллану» темасына район семинары узды.

«Борынгы җәмгыять» тарих дәресен һәм «чүлмәк остаханәсендә» дигән сыйныфтан тыш чараны беренче квалификацион категорияле укытучы Перепелкина Т. А. үткәрде.

Дәрес һәм сыйныфтан тыш чара кызыклы формада узды һәм заманча мәгариф таләпләренә туры килде. Район укытучылары мастер-класста, практик дәресләрдә катнаштылар һәм түгәрәк өстәл артында үз эшләре белән уртаклаштылар.Семинар бик нәтиҗәле һәм эчтәлекле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International