19 нчы октябрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов РатуштаКазан агломерациясе җитәкчеләре очрашуында катнашты.
Казан Мэры Ильсур Метшин үткәргән бу чарада ТР ның экономика министры Фарид Абдулганиев, Казан шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе Ильдар Шакиров, ТР ның экономик үсеш комитеты рәисе Артур Валиахметов, агломерация составына керүче район башлыклары бар иде.
Очрашуда Казан агломерациясе составын билгеләделәр, ул 10 юнәлештә эш алып барачак. Төп юнәлешләр – инфраструктура үсеше, социаль туклану, агломерация территориясендә туризм үсеше.
Агломерация составында Казаннан тыш Югары Ослан, Лаеш, Биектау, Питрәч, Әтнә һәм Яшел Үзән районнары керә.
Бу территориядә 2017 нче елда гына да барлыгы 1 млн 309 мең квадрат метр торак төзелгән..