Макыл мәктәбендә тарих укытучыларының зона семинары булып узды.
Аның темасы яңа дәүләт стандартлары кысаларында укытучының профессиональ осталыгын үстерүгә багышланды.
Укытучылар тарих укытучысы Перепелкина Татьяна Анатольевнаның 5 нче сыйныфта биргән үстерелешле контроль буенча төзелгән дәресен карады. Укучылар дәрестә үзләренең иҗади эзләнү проектын төзеде һәм аны яклап чыкты.
Кама Тамагыннан килгән тарих укытучылары Тагиров М.Г., Варфоломеева В.А,Губайдуллин И.И., Савельева Н.В. һәм Яруллина Л.К. үзләренең тәҗрибәсен уртаклашты.