Бердәм дәүләт имтиханы рус теле буенча мәҗбүри санала. Быелгы уку елында контроль үлчәү материалларында тагын үзгәрешләр бар.
Югары Ослан гимназиясендәге методик семинар нәкъ менә шул темага багышланды да.
Укытучыларга барысын да аңлатып бирү өчен семинарга КФУ ның доценты, ТР ның атказанган укытучысы Волкова О.В. чакырылган иде.
Семинарда төп тема рус телен укыту методикасында яңа алымнар булды.