Бу язма 1976 – 1985 нче елларда Югары Ослан РК КПСС ның беренче секретаре булып эшләгән Демдов Юрий Ивановичка багышлана.
27 нче октябрьдә Юрий Ивановичка 80 яшҗ тула. Барлык Югары Ослан халкы аны юбилее белән котлый.
Хезмәт юлын ул 24 яшеннән колхоз председателе булып башлап җибәрә. Аның характеры, оештыру осталыгы, проблемаланы стандарт булмаган алымнар белән чишү аның тормыш юлын билгели. Ул барлык тупик ситуацияләрдән чыга белүе белән аерылып тора.
Нәкъ ул идарә иткән елларда район алга атлый, үсә, яңара.
Ул хәзерге көндә дә үз районын ярата, аның үсеше белән кызыксына, гел килеп йөри.
Хөрмәтле Юрий Иванович! Сезне барлык Югары Ослан халкы исеменнән юбилеегыз белән котлыйм! Шушы көзге матурлык айларындагы кебек тормышыгыз да картаймасын, авырлыклар артта калсын, киләчәгегез якты һәм җиңел булсын. Озак һәм бәхетле яшәгез, йөрәгегез һаман яшь булсын. Барыбыз да сәламәтлек телибез Сезгә!
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов