Бүген, 22 нче октябрьдә, район Советының Актлар залында иртәнге утырыш булды, анда авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм культура бүлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Утырышны район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкләде.
Утырыш барышында налог бурычлары, балалар бакчаларына йөрүчеләрнең саны, анда түләүнең торышы, районда туризмның үсеше, яңа объектлардагы төзелеш кимчелекләрен юкка чыгару, автобус маршруты мәсьәләсе, вак авылларда сәүдә итү турындагы сораулар күтәрелде.