Ел саен республикада урман утыртуга багышланган акөия уза. Югары Ослан территориясендәге Идел буе урманчылыгы да халыкны урман ресурсларын саклауга өндәп бу акциядә катнашты. Анда һәр теләүче кеше, укучылар, волонтерлар бик актив эшләде.
Алар Куралово авыл җирлегенә 25 чыршы, Югары Ослан скверына балан, миләш, чыршы, Октябрьский поселогына – чыршы утырттылар.
Бу чара – табигатьне саклауга юнәлтелгән бик яхшы күренеш.