Һөнәр – табигатьне яклау!

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан мәктәбендә экологик мәгариф өлкәсендә халыкара бүләк церемониясе булып узды.

Яшел флаг – бөтендөнья тарафыннан танылган “сыйфат сертификаты”. Аңа лаек булу ул мәктәпнең экологик тәрбия һәм эко – культура юнәлешендә эшләвен күрсәтеп тора.

Быел престиж экологик символ белән  3 учреждение бүләкләнде: МБДОУ “Радуга”, “Березка” һәм Куралово балалар бакчасы.
Бу оешмалардагы  уникаль система балалардан алып директорга кадәр үз эченә алган.

2017 нче елда приоритет темалар арасында “Энергосбережение», «Отходлар белән эш итү», «Су ресурслары», «Биотөрлелек һәм аны саклау», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Климат үзгәреше», «Актив гражданлык позициясе» кебек темалар бар иде.

Быел алар “Эко-мәктәп. Яшел флаг” программасының 7 юнәлеше буенча эшне дәвам итәчәкләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International