Даими рәвештә “Өмет утрауы” комплекслы үзәк белгечләре Югары Ослан сырхауханәсенең табиблары белән берлектә “Аистенок” клубы дәресләрен уздыра. Чираттагы дәреснең темасы - «Йөклелек вакытында хатын - кызлар организмы». Әңгәмәне поликлиниканың өлкән акушеркасы Марина Машина үткәрде.
"Йөклелек вакытында хатын-кызлар организмының барлык органнарына һәм системасына йөкләнеш шактый арта, бу авыруларның кискенләшүенә һәм өзлегүләрнең үсешенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә иртәрәк хатын-кызлар консультациясендә исәпкә басарга, кирәкле барлык белгечләрне узарга һәм ультратавыш тикшеренүләрен ясарга кирәк. Бу бала табуга әзерлек буенча адекват профилактик чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк», - ди өлкән акушер Марина Машина.
Дәрес барышында йөклеләр кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Соңыннан Марина Алексеевна «Сәламәтлек һәм озын гомерлелек Кодексы» дигән брошюралар таратты.
“Аистенок” клубының даими дәресләре нәтиҗәсендә булачак әниләр медицина мәсьәләләре буенча гына түгел, ә башка юнәлешләрдә дә тулы мәгълүмат ала. Үзәкнең юрисконсульты Анастасия Карасева гаиләгә һәм балаларга дәүләт социаль ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирә, йөкле хатын - кызларны ата-ана хокукларын гамәлгә ашыруның хокукый базасы белән таныштыра», - ди “Өмет утрауы” үзәге директоры Наташа Сигаева.