29 нчы октябрьдә шундый девиз астында Комсомолның 100 еллыгына багышланган концерт программасы башланып китте.
Нәрсә соң ул комсомол?
Ул – Ватанның яшьлеге, Ватанның горурлыгы, ул – матур шәһәрләр, күперләр,...
Бу юл геройларча узылган якты хыяллар, матур эшләр, мастер кулларыннан эшләнгән эшләр...
Бу көнне авылдашларын район башлыгы Марат Зиатдинов котлады. Минем өчен – диде ул – комсомол – җаваплылык, ышаныч, максатка омтылыш...Ә хәзерге яшьләрдә бу сыйфатлар җитешеп бетми. Бүгенге комсомоллар буыны яшьләргә үзенең тәҗрибәсен биреп калдыруын теләр идем мин, диде башлык. Ә яшьләр киләчәккә ышаныч белән яшәсеннәр, шунда гына тормыш үзгәрәчәк!