Балалар бакчасында ГИБДД инспекторы

2018 елның 27 октябре, шимбә

Кичә “Березка” балалар бакчасында тәрбияче Е. Зеленцова балаларны полиция лейтенанты Воробьев Николай белән очраштырды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, җәяүлеләр чыга торган урыннарны, аннан чыгу кагыйдәләрен өйрәтте.

Аннан соң алган белемнәрне практикада кулланып карадылар. Яктылык кайтаручы элементлар, бала креслосы, салонда телефон темасына да сөйләштеләр.

Барыбыз да бу очрашуның фйдасы булыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International