Югары Ослан гимназиясенең "Ладно, проехали" ШТК командасы Казан мәктәп КВН Лигасының XXI ачык телевизион республика фестивалендә катнашты. Балалар уенга соңгы көннәрдә команданың иҗади мөхәррире, элеккеге гимназист Ислямов Б.Ф., Соловьева Е. Б. һәм Абдуллина Г. Т. сизгер җитәкчелегендә тырышып әзерләнделәр. Һәм менә Йолдызлы сәгать килеп җитте - балаларЛенин мәдәният йорты сәхнәсендә. Дулкынлану, авацияләр, тамашачы алкышлары... Көндәшлек бик зур иде: 19 команда, берсеннән-берсе кызык, берсеннән-берсе күңеллерәк. Нәтиҗәләр ясау вакыты җитте. Номинацияләр буенча дипломнар тапшырылды. 2 нче урынны тапшырганда алып баручыга "ладно" сүзен әйтүе булды, шатлык-куанычлар, күз яшьләре үзеннән-үзе бәреп чыкты. ШТК сәхнәсендә беренче адымнар һәм беренче җиңү! Ура! Алга таба балаларны сезонның чираттагы уеннары көтә, алар чираттагы шатлык, ә остазларга чираттагы горурлык китерер, дип ышанабыз! Уңышлар сезгә, балалар!