Дәүләт чыгарылыш имтиханнары 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен төрлечә кабул ителә. Аларның кайберсе өчен ул җиңел генә тормыш юлын билгели, ә кайберсе өчен алга таба эшсез калдырырлык коточкыч гамәлгә әверелә. Аның өчен норматив документларны бик яхшы өйрәнергә кирәк.
Нинди нәтиҗәләр килеп чыгасы аңа яхшылап хәзерләнүдән тора. Шул максатны ачыклар өчен Коргуза мәктәбендә методик десант үткәрелде. Аннан сңо 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналарына да бар нәрсә аңлатылды.