Узган җомгада Куралово мәктәбендә республикакүләм “Үткәннәргә сәяхәт” конкурсы булып узды.
Аның максаты – яшьләрне инновацион туристик проектлар эшенә тарту, аларда туган якның туристик мөмкинлекләре белән кызыксындыру уяту.
Конкурс эшләре түбәндәге тематик юнәлешләрне эченә алды:
1. Иң яхшы туристик маршрут бүлекләре:
– тарихи мирас маршруты
- авыл туризмы маршруты
- этнотуризм маршруты
- актив туризм һәм ял маршруты
- промышленностҗ туризмы маршруты
- вакыйгалар туризмы маршруты.
2. Иң яхшы видео-экскурсия.
3. Иң яхшы вакыйгалар туризмы проекты.
Иң яхшы эшләр республика этабына китәчәк.