Россия Конституциясе көне белән!

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

12 нче декабрь – Россия өчен мөһим дата. Ул – Россиянең төп законы – Коституция көне. Бу көн һәр кешегә үзе турында уйларга, үз тормышы һәм иле турында уйларга этәргеч бирә. Дәүләт – ул без.

Илнең төп законы һәр гражданинның хокукын һәм иреген тәэмин итә. Ул сәяси һәм иҗтимагый көчләрне берләштерә.

Конституция ил үсешенең алга таба стратегиясен билгели. Сәясәтнең дөрес ориентирын булдыра.

Безнең барыбызга да көчле, өметле матур киләчәк кирәк. матур тормыш кору – үз кулыбызда.

Сезгә барыгызга да озын гомер, сәламәтлек, уңышлар телим!

Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International