Бүген “Яшь гвардия” активистлары Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән бергә РФ Конституциясенә багышланган акция уздырдылар.
Алар район халкына Россия символлары төшкән флаглар, ленталар, календарьлар өләштеләр.
Шунда ук халыкка бу бәйрәмнең мәгънәсен дә аңлатып йөрделәр. Шунысы куанычлы: район кешеләре үзенең законнарын яхшы белә икән.