Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре шушы көннәрдә Удмуртиядә булып кайтты. Күчмә утырышка Россиянең төрле төбәкләреннән 60 лап вәкил җыелды. Очрашуның максаты — татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашу.
Югары Ослан районыннан бу чарада Минһаҗева Ә.К. - «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе һәм Дәүләтшина Г.И. – Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы рәисе катнашты.
ТР ның «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Удмуртия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә «Тамырлар белән көчле без» дип исемләнгән күчмә утырыш уздырды. Аның эше вакытында ТР премьер – министры урынбасары, милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиев ТР хатын-кызлар оешмасының потенциалы көчле икәнлеген искәртте һәм алга таба да уңышлар теләде.
«Ак калфак»лылар республиканың Балезино районында берничә гасырлык тарихы булган Кистем һәм Паюра авылларында булды.
Кунаклар форум вакытында 107 нче балалар бакчасында булды. Биредә бакча хезмәткәрләре әти-әниләр белән әзерләгән шәҗәрәләр белән танышты, балалар кунакларга бармак уены күрсәтте.
Шулай ук татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиллләре Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Имам Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов аларга мәчет тарихы турында сөйләде, вәгазь укыды.
Хәзрәт төрле бөтиләр, ярымайлы һәм төрле язулары булган бизәнү әйберләрен тагып йөрүне, багучыларга йөрүне исламга хас күренешләр булмавын, диндә йолдызнамәләр фаразлары хупланмавын билгеләп узды, — дип хәбәр итә катнашучылар.
Ханымнар шулай ук Ижау шәһәренең 97нче санлы мәктәп каршындагы Хөсәен Фәизханов исемендәге лицейда булды. Биредә мөселман халыклары балалары белем ала. Барлык дөньяви фәннәр белән беррттән татар һәм гарәп телләрен өйрәнәләр.
Мәктәптә 202 бала укый, бер сменада, төштән соң өстәмә шөгыльләнәләр. Лицей бинасы Җәмигъ мәчете ишек алдында, иганәче ярдәме белән салынган. Лицей тормышында әти-әниләр дә актив катнаша һәм лицейда бары 9процент бала гына тулы булмаган гаиләдән. Укучылар фәнни- гамәли эшлэр язалар, спорт ярышларында катнашалар.
Бу форум бик файдалы һәм югары дәрәҗәдә узды.
Алга таба Югары Ослан бүлекчәсе дә район хатын-кызларын берләштерүдә, татар гаиләләрен саклап калуда, балаларга дөрес тәрбия бирүдә, традиөияләребезне, мәдәниятебезне һәм телебезне саклап калуда үз өстенә зур йөкләмәләр алырга әзер.
Дәүләтшина Г.И.