С.Т.Аксаковның ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән “Аксаков укулары” дигән фәнни – эзләнү конкурсы игълан ителгән иде.
2018 нче елда ул конкурс Аксаковның Казан чоры тормышына, бу чорның гаилә тормышы, очерк жанры үзенчәлекләре, чит ил әдәбияты традицияләре, әдәбиятта туган як темасы, россия тарихы һәм культурасы темаларына багышланды.
Югары Ослан районыннан ул конкурста Куралово мәктәбе укытучысы Наталья Сарбаева катнашты.
Аның”Китап – кеше күңеленең иң чиста көзгесе” дип исемләнгән проекты 2 нче урынны яулады.
Котлыйбыз!