14 нче декабрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов катнашында район Советы һәм Башкарма комитетынының ел йомгаклары буенча оператив утырышы булды.
Анда гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эш, сайтка килгән яңалыклар, газета – журналларга язылу җаваплылыгы, муниципаль хезмәткәрләрнең налог бурычларын ябуы, республика Спартакиадасы йомгаклары турындагы сораулар каралды.
Барлык сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.