РФ Президенты котлавы

2018 елның 16 декабре, якшәмбе

Бүген 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы С.Осянин, Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы В.Раков, ветераннар Советы рәисе Р.Троиөкая тыл батыры Миндубаева Екатерина Ивановнаны котлады.

Бу ханым “Германияне җиңү” медале, “Бөек Ватан сугышында җиңү” һәм тагын бик күп медальләре белән горурланып яши. Ул Печиәе авылында туган. Бөтен хезмәт юлын район больницасында бухгалтер һәм экономист булып эшләп үткәргән.

Бүгенге көндә Екатерина Ивановна үзенең кызы белән яши, 2 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

Бүген аңа РФ Президентының котлау открыткасын тапшырдылар һәм җылы теләкләр теләделәр.    
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International