Бүген, 17 нче декабрьдә, район Советының Актлар залында налог бурычларына , туризмны үстерү, почта бүлекләренең эше, эш хакын вакытында түләү, автобус маршруты сорауларына башышланган утырыш узды.
Анда авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм культура бүлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Утырышны район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкләде. Аның эшендә ионов Е. Оператив сводка белән; район башлыгы урынбасары С.Осянин, финанс-бюджет Палатасы рәисе Елена Колесова, район мшктшплшрен спорт мәйдачыкларына беркетү турында Л.Абрамова сөйләде.
Сөйләшү бик катгый төс алды. Район бюджетын иң “күп ашаучы” мәгариф сферасы хезмәткәрләре налоглар буенча бурычка иң күп батучы икән. Шуңа күрә бу ситуацияне төзәтергә вакыт бирелде.