Агымдагы елның июлендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган Югары Осланлылар истәлегенә “Нева пятачогы” нда истәлекле таш куелган иде.
17 нче декабрьдә “Без сезне истә тотабыз, Сталинградны саклаучылар!” дигән акция игълан ителде. 400 гә якын Югары ослан сугышчысы шәһәрне дошманнан саклауда катнашты. Алар арасында мамай курганында күмелүчеләр дә бар. Безнең бурыч – аларны онытмау.
Ә истәлекле плитәне яз көне Волгоград өлкәсенә экспедиция ясаганда куячаклар.