Район культура йортында15 нче декабрьдә ата-аналар комитеты “Дус класс серләре” республика конкурсының зона этабы узды. Анда Теләче, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч һәм Югары Ослан командалары катнашты.
Чараның төп максаты – ата-аналарның балаларны тәрбияләүдә мәктәп белән элемтәсе һәм йогытысы.
Визит карточкасы, проект яклау һәм класс бүлмәсен җиһазлау кебек этаплардан торган конкурста республикадан килгән жюри әгъзалары тхбәндәге нәтиҗәләр чыгарды:
- 1 нче урын – Югары Осланның Куралово мәктәбе;
- 2 нче урын – Теләче районы командасы.
Җиңүчеләр Казанда финал өлешендә чыгыш ясаячак.
Уңышлар телик!