17 нче декабрьдә район профсоюзлары лидеры Лилия Хөрмәтуллина Республика дәүләт учреждениеләре профсоюз комитетлары утырышында катнашты.
Анда республиканың профсоюзлары рәисе Ольга Калашникова йомгаклау отчеты белән чыгыш ясады.
100 яше тулган профсоюзлар быел үз эшчәнлеген Профсоюзлар сүезды карарларын үтәүгә юнәлтте. 2015 – 2020 нче еллар Программасында каралган чаралар барысы да үтәлгән.
Шулай булуга карамастан, профсоюз лидеры алга куелган бурычларның иңәһәмиятлесе итеп профсоюз рәтләрен арттыру һәм ныгытуны, резерв формалаштыру, коллектив килешүләре эчтәлегенең сыйфатын күтәрүне куйды.
Аннан соң район профсоюзлары оешмалары үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.