Менә агымдагы елда РФ Президентының котлау открыткаларын район башлыгы тарафыннан юбилярларга җиткерү тәмамланып бара.
2018 нче елда аларның саны 39 га җитте.
95 яше тулган юбилярлар саны: Югары Ослан авыл җирлегендә – 12, Түбән Осланда – 5,, Шелангада – 4, Коргуза һәм Олы Мәмидә – 3 әр, Килди, Яр Морквашы һәм Макылда – 2 шәр, калганнарда – 1 әр.
Аларны өйләренә барып җылы атмосферада район башлыгы, авыл җирлеге башлыгы, ветераннар Советы рәисе катнашында котладылар.
Бу чара турында материаллар һәрвакыт район газетасында һәм сайтта басылып чыкты.