Авыл җирлекләренә – яңа автомобильләр

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Бүген, 18 нче декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты җитәкчелегендә узган авыл җирлекләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшыру церемониясендә катнашты.

Автомобильләрдән тыш районнарга балалар мәктәп автобусларының чираттагы партиясе таратылды.

Чара Дәүләт Советы бинасы алдында узды. Анда Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәмәтшин һәм муниөипалҗ берәмлекләр Советы рәисе Әгүзам гобәйдуллин да бар иде.

ТР Президенты муниципаль берәмлекләрнең яхшы эшчәнлеген югары бәяләде һәм алар тарафыннан халыкка шартлар тудыру өчен яңа автомобильлләр белән тәэмин итүне төп факторларның берсе икәнлеген азсызыклады.

Югары Ослан районыннан автомобиль Канаш һәм Куралово авыл җирлекләренә, ә мәктәп автобусы – Татар Борнашы мәктәбенә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International