ТР муниципаль берәмлекләренең 8 нче съезды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

18 нче декабрьдә район башлыгы Марат ЗиатдиновТР Президенты җитәкчелегендә узган ТР муниципаль берәмлекләренең 8 нче съездында катнашты.

Чара “Корстон” күңел ачу үзәгендә узды.

Президент әйтеп үткәнчә. узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстванның төп инвестицияләре һәм капиталы 670 млрд сум тәшкил итә, сәүүдә әйләнеше – 910 млрд сум: алдагы елга караганда 105, 6% ка күбрәк дигән сүз. Уртача хезмәт хакы 34910 сум, эшсезлек 0, 55 % тәшкил итә.

Татарстан башка регионнар арасында авыл хуҗалыгы буенча - 3 нче урын, промышленность җитештерү буенча – 4 нче урын, төзелеш буенча – 5 нче урын, сәүдә әйләнеше буенча - 8 нче урында тора.

Республикада социаль сфераны үстерү һәм халыкның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән  38 программа тормышка ашырыла.

2019 нчы елда Татарстанда тагын 3 яшьлек балалар өчен  29 яңа балалар бакчасы, ә 2021 нче елга тагын 8 мең урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзеләчәк, - диде ТР Президенты үзенең чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International