Бөтенроссия “Ел укытучысы – 2018” конкурсының район этабы

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

17-25 нче декабрь көннәрендә “Россиянең ел укытучысы” конкурсының район этабы үтәчәк. Аның максаты – укытучының иҗат потенциалын ачу, профессиональ хәзерлеген һәм социаль статусын билгеләү.

Быел бу конкурста районның 21 укытучысыкатнашырга теләк белдерде. Конкурс таләпләре буенча алар дәрес, класстан тыш чара һәм мастер-класс күрсәтәчәк.

Конкурста җиңү укытучының да, мәктәпнең дә статусын күтәрә.
Уңышлар телибез район укытучыларына!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International