Могҗиза көткәндә

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Бүген Макыл балалар бакчасында бик күңелле көн: Ата – аналар, тәрбиячеләр, балалар  Яңа ел бәйрәменә хәзерләнә. Быел балалар бакчасы ишегалдында  кардан ясалган чын шәһәрчек үсеп чыкты. Ул тау балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү өчен бөтен җайланмалары белән ясалган. Тауда барлык әкият геройлары һәм мультфильм персонажлары урын алган.

Еллар үтү белән без еракта калган балачагыбызны искә төшерәбез. Менә бу шәһәрчек тә балалар күңеленә озакка кереп калачак. һәм алар бу көннәрдә тырышып йөргән тәрбиячеләренә рәхмәт әйтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International