18 нче декабрьдә Дәүләт Думасы Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында Закон кабул итте.
Бу закон хайваннарга карата җаваплылыкны арттырырга өнди.
Катгый тыела:
- хайваннарны сугыштыру оештыру;
- аларга карата каты мөнәсәбәт;
- аларны эшмәкәрлектә куллану;
- аларның сәламәтлегенә зыян китерә торган чаралар үткәрү;
- аларны ташлау, хуҗасыз калдыру.
Зоопаркларда, зообакчаларда, циркларда, зоотеатрларда, дельфинарийларда, океанариумнарда хайван асырау буенча лицензирование кертелә. Аны 2020 нче елга кадәр алырга кирәк.