Тематик күргәзмә

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

2019 нчы ел башланырга бик аз вакыт калып бара. Күп кешене гороскоп нинди яңалыклар алып киләсе кызыксындыра.Киләсе ел символы – күңелле аралашучан характерда булачак. Ул мәрхәмәтле, түземле, сакланучан, уйлаучан, тигез кәефле, тыныч, конфликт тудырмый торган, бар кеше белән уртак тел табучан ДУҢГЫЗ елы.

20 нче декабрьдә район китапханәсендә Яңа ел символларына багышланган күргәзмә барлыкка килде. Анда изге дуңгыз турында сөйләүче бик кызыклы материаллар урнашкан.

Барыгызны да бу күргәзмә белән танышырга чакырып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International