Туган якны өйрәнү музеенда – мастер – класс

2018 елның 21 декабре, җомга

Бүген районның Туган якны өйрәнү музеенда Югары Ослан гимназиясенең 1 нче сыйеыф укучылары өчен Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс узды.

Балалар һәркайсы бик тырышты. Бу ювелир эшне башкару өчен бик зур сабырлык һәм осталык кирәк. Алар кечкенә генә Кыш Бабайлар ны тырышып гипстан әвәләделәр, үзләренчә төрле төсләргә буядылар...

Шунда ук кыш турында җырлар һәм шигырьләр дә башкардылар. Ахырдан барысы да призлар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International