Яңа ел – һәрбер гаиләнең, олысы-кечесенең, барлык сабыйларның иң көтеп алган бәйрәме.
Макыл авылында бик матур итеп оештырылоган бәйрәм чыршысын тантаналы ачу чарасы булды.Авыл җирлеге администрациясе, авыл культура йорты һәм китапханәчеләр “Әкияти Яңа ел” дип исемләгнгән искиткеч бәйрәм оештырды.
Бу чарада район башлыгы Марат Зиатдинов та авылдашларын котлады.
Чыршы янында картлар да, яшьләр дә әйлән – бәйләндә катнашты, әкият геройларына әверелеп Яңа елга теләкләрен белдерде.
Хуш киләсең, Яңа ел!