1975 нче елның 28 нче маенда Россиядә беренче булып Янка Купала мемориаль музей – квартирасы ачыла. Ул монда эвакуация вакытында 1941 нче елның 13 нче ноябреннән 1942 нче елның 18 нче июненә кадәр яши. Моннан язучы язучылар Союзы чакыруы белән Мәскәүгә иҗат командировкасына чакырыла һәм 28 нче июньдә трагик хәлдә вафат була.
Хәзерге көндә Печище авлындагы музей мемориаль бүлмә һәм 4 экспозиция залыннан тора.
Экспозициядә төп урынны тегермән тарихы алган.
Музейда экскурсияләрдән тышәдәби иҗат кичәләре, язучылар белән очрашулар, түгәрәкләр оештырыла. Музейга килергә теләүчеләр саны елдан – ел арта.
Музей ТР ның дәүләт милли музее белән тыгыз элемтәдә эшли. Барыгызны да белорусс шагыйре Янка Купала музеенда көтеп калабыз!