Без барыбыз да могҗизаларга ышанабыз. Ә Яңа ел бар кешегә: олысына – кечесенә шатлык һәм куанычлар белән бергә сер капчыгы да алып килә.
Узган якшәмбедә район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре балалары өчен “Балалар бәхете территориясе” әкият бәйрәме оештырды.
Балалар искиткеч матур геройлар булып киенгән, барысы да ниндидер могҗиза көтә.
Аларның өметләре акланды: Кар кызы Пеппа аларның табышмакларга җавабын табарга булышып, аларны Кыш Бабай белән очраштырды.
Балалар да аңа шигырьләр һәм җырлар бүләк итте.
Бәйрәмдә тагын батут, коры тау һәм бассейн белән уен лабиринты да балаларны куандырды.