Яшел Үзән районының “Нарат аланы” Санаториенда “Хәрәкәт” дип аталган Республикакәүләм спорт һәм иҗат фестивале булып узды. Анда җыелган 20 клуб арасында безнең район командасы да бар иде.
Мухутдинова Лиана, Осипова Кристина, Корсак Элина, Вильямова Мариям, Пруцкова Елизавета, Тазиева Заринадан торган Яшьләр уклубы командасы фестивальнең дипломы белән бүләкләнде.