Чыршы, чыршы, без син
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы!
13 нче декабрьдә Шеланга халкы Үзенең Яңа ел чыршысын ачты. Авыл клубы каршында мәһабәт чыршы пәйдә булды. Яңа Юл клубы мөдире Сария Ефимова Кикимора роленә кереп халыкның күңелен ачты. Кыш бабай белән Кар Кызын бар да күңелле итеп каршыладылар.
Чыршы тирәсендә әйлән – бәйлән, әкият геройларының уйнавы, җыр – биюләр беркемне дә битараф калдырмады.
Бар кешенең йөзе шат иде.