Югары Ослан спортсменнары тормышында бу айда 2 әһәмиятле вакыйга булды: Уфада узган халыкара сугыш сәнгате форумында һәм Чувашиядә узган ММА буенча ачык Чемпионатта үзләренең көчләрен һәм югары дәрәҗәдәге осталыгын күрсәттеләр.
Уфада узган форумда СНГ илләреннән килгән 1000 спортсмен арасында Олег Козлов һәм Рафик Гюласарян – 2 нче урын, Никита Платцев – 3 нче урын яулады.
Чувашиядә - Кирилл Петров, Валерий Алексеев, Ильшат Кунакужин, Никита Платцев, Ярослав Тарасов җиңү яуладылар.
Котлыйбыз!