Гражданнарны кабул итү

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген, 25 нче декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Очрашуга 7 кеше шәхси йорт төзү өчен җир бүлеп бирү, торак, Автодорожная урамына асфальт җәю, «Сады 1» , «Сады 2»,  «Сады 3» урамнарында үзәкләштерелгән канализация төзелеше кебек сораулары буенча килгән иде. Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.
Район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе сәгатҗ 8:00 дән 12:00 гә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар:  2-18-39, 2-13-38.
Авыл җирлекләренә чыгып кабул итү графигы район сайтында урнашкан: http://verhniy-uslon.tatarstan.ru
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International